Кайбычта Казан утлары журналының әдәби хезмәткәрләре белән очрашу узды
Кайбыч үзәк китапханәсе үткәргән әлеге чара әдәбият сөючеләрне каләм тибрәтүчеләрне китапханәчеләрне бер мәйданга җыйды.
Алар белән очрашуга Казаннан иҗат әһелләре Казан утлары журналының әдәби хезмәткәрләре баш редактор урынбасары Вакыйф Нуриев әдәби бүлек редакторы Рафис Корбан шигърият бүлеге редакторы Фәнил Гыйләҗев кайтты.
Кунакларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләлар буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләде.
Танылган язучы журналист публицист Вакыйф Нуриев бер гасырдан артык тарихы булган Казан утлары журналының үткәне бүгенгесе турында сөйләде.
Ул журналның 100 еллыгына багышлап чыгарылган Сурәтләрдә рухи йөзебез дигән альбом-альманахын китапханәгә бүләк итеп бирде.
Шигърият рухы белән сугарылган бу очрашуда татар драматургы балалар шагыйре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанның иҗатына аерым игътибар бирелде чөнки ул Кайбыч кияве.
Тормыш иптәше Әлфия апа тумышы белән Олы Кайбыч авылыннан иде.
Алар Буада эшләгәндә танышып гаилә коралар.
Казанга кайтып шунда эшләп гомер итәләр ике кыз үстерәләр.
Кызганыч алты ел элек Әлфия апа мәкерле авырудан вафат була.
Рафис Корбан очрашуда аны сагынып искә алды ничек итеп танышулары гаилә корулары Кайбычка кайтып йөрүләре турында сөйләде.
Балалар өчен бик күп шигырьләр пьесалар язган җиде елда җиде роман иҗат иткән әдип үзенең иҗаты хезмәт юлы белән дә таныштырды.
Китапханә хезмәткәрләре аның китапларыннан күргәзмә әзерләгән иде.
Тәрбияче апалары Айгөл Миңнуллина һәм Рания Гомәрова җитәкчелегендә Миләшкәй балалар бакчасына йөрүче Милана Гәрәева Фирүзә Зиннурова һәм Әмирә Әхмәтова да килде.
Алар Рафис Корбанның шигырьләрен сөйләде.
Шагыйрь кызларга китапларын бүләк итте.
Казан утлары редакциясе әдәбиятка җан өрү һәм язучылар иҗатына игътибарны арттыру йөзеннән Әдәби берләшмәләрдә проектын тормышка ашыра.
Очрашуның максаты Татарстан Республикасының төрле районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләрне таныту аларның иҗатын популярлаштыру һәм иҗади мохитне үстерү.
Бу проект кысаларында районнарда яшәүче үзешчән шагыйрь һәм язучыларның әсәрләрен журналның һәр санында аерым рубрикада тәкъдим ителә.
Апрель аенда журналда кайбычлыларның шигырьләре дөнья күргән.
Алар Олы Кайбычтан Мәүлиха Айзатуллина Чулпан Камалиева Әлфиназ Гатауллина Гөлназ Сөнгатуллина Алинә Хәйретдинова Кошманнан Сания Мотыйгуллина Зөһрә Фәизова Чүкри Аланнан Мөслимә Гәрәева Борындыктан Әлфия Гыймадиева Шүширмәдән Дания Җамалова Имәнле Бортастан Земфира Насыйбуллина.
Рафис Корбан аларны тәбрикләде һәм әлеге журналларны бүләк итеп тапшырды.
Шигырьләрен сөйләп күрсәтүчеләр дә шактый булды.
Шагыйрь Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Шәйхи Маннур һәм Гамил Афзал исемендәге премияләр лауреаты Фәнил Гыйләҗевка да сүз бирелде.
Ул да шигырьләрен укыды.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева Бөтендөнья татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев әлеге очрашуга кайткан иҗат әһелләренә ихлас рәхмәтен белдерде.
Җәмилә Сагиева Габдулла Тукайның Пар ат шигырен сөйләде.
Чүти Имәнле Бортас авыллары китапханәчеләре Фәридә Низаметдинова һәм Гөлшат Галимова матур җырларын бүләк итте.
Әдәби кичә бергәләп бөек шагыйребез Габдулла Тукайның Туган тел җырын башкару белән тәмамланды.
⇒Расскажите об этом видео Кайбычта Казан утлары журналының әдәби хезмәткәрләре белән очрашу узды, своим друзьям в социальных сетях.
Ссылка на страницу с видео:
HTML-ссылка на страницу с видео:
Код для вставки плеера:*16 Ноября 2022, 09:45 | Дима Пишет: А мне нравятся ретро автомобили. По сути это наша история и целая эпоха. По сути они отражают то время и вбирают в себя все что было в те времена. Каждая эпоха дает свое отражение на авто и их дизайне.... Подробнее...
*16 Ноября 2022, 05:59 | Сергей Пишет: Сегодня этого уже никто не помнит, но когда-то эта машина была популярной и всеми любимой. При этом модель весьма проходима, да и дизайн у нее очень даже оригинальный, и я бы даже сказал, что симпатичный автомобиль. ... Подробнее...
*15 Ноября 2022, 21:41 | Рига Пишет: Так зарождалась эпоха отечественных автомобилей! Раньше умели делать, что наши деды,отцы и сыновья продолжали ездить. В таких машинах есть своя «душа», они хоть и просто выглядят, без разных наворотов, как сейчас. Зато они надежны и привлекают внимание. Хотелось бы вернутся... Подробнее...
*18 Ноября 2022, 15:08 | Алина Пишет: Он очень большой судя по людям, которые стоят рядом, а также, наверное, очень мощный и очень вместительный. Он навевает о довоенной эпохе, которую показывают в старых советских фильмах.... Подробнее...
*16 Ноября 2022, 14:35 | Игорь Вахрушев Пишет: Красноречивое фото. Сочетание храма, зданий разных эпох, широкого современного проспекта с новейшими на тот момент автомобилями. Здесь же испуганно замершие на пешеходном переходе приезжие. Есть в этом всём большой советский стиль.... Подробнее...
*16 Ноября 2022, 22:18 | Анастасия Ворох Пишет: Насколько же изящная машина, вот умели раньше делать эксклюзивы конечно. Чего стоит эта форма и салон, сразу чувствуется всё великолепие того времени! Цвет довольно приятный, видно очень грамотный уход производится за машиной.... Подробнее...
*16 Ноября 2022, 09:34 | Михаил Величко Пишет: Полный сервис и помощь для решения указанной ситуации. Автор собрал всю необходимую информацию, дал ссылки, контактные телефоны. Почти извиняется за свою занятость, если не сразу ответить на запрос. Спасибо за помощь и работу. ... Подробнее...
*16 Ноября 2022, 14:25 | Борис Пишет: Выглядит крайне ненадёжно. Судя по тому, что инфы о подобных машинах нет, они себя не зарекомендовали на испытаниях. Все-таки перевозить на жд платформах видимо дешевле и технологические проще... Подробнее...